Сочинение по татарскому языку по татарский про осень

Нужно сочинение золотая осень на татарском. напишите пожалуйста. напишите пожалуйста

Быел туган ягыма көз бик иртә килде. Инде августта ук ул үзенең җилләре-яңгырлары, салкыннары белән зур-зур адымнар атлап, көз килеп тә җитте.

Мин авылымдагы көз турында язасым килә. Шәһәрдә дә алтын көз матур. Ләкин авылдагысы, тагын да матуррак.

Һәр ялдагыча-без авылда. Яктырып кояш елмайды да, “Әбиләр чуагы” икәнен белдереп, битне пәрәвез җепләре иркәләде. Бакча эшләрен тиз генә төгәлләп, урманга юл тотам. Зәңгәр күктә зур ак пароходлар кебек болытлар, узыша-узыша каядыр чабалар. Әкрен генә тирән тынлыкны тыңлап, урман түренә үтәм. Җиргә түшәлгән йомшак алтын яфраклар, әйтерсең, төрек келәмнәрен хәтерләтә. Ә агачлар!? Берсен-берсе уздыра-уздыра җәйге киемнәрен көзгегә алмаштырганнар. Һәрберсе күз явын алырлык. Урталыктагы миләш агачының кып-кызыл җимешләре, ялкындай яфракларына соклану мөмкин түгел. Зифа каеннар, нәзек усаклар купшы алтынсу шәл ябынып, баһадир имән агачын кунакка көтәләрдер кебек.

Ара-тирә чыпчык, карга тавышлары тирән тынлыкка җан өргәндәй була. Төз нарат агачлары гына, башларын югары күтәреп, яшеллеккә күмелеп басып торалар кебек. ”-Безгә көз куркыныч түгел”- ди алар.

Чү! Кинәт көн дә бозыла бугай. Җил битне чеметеп-чеметеп алды. Шул арада куркыныч болытлар да хасил булды. Мин тизрәк өйгә ашыктым. Кайтып җиттем дигәндә генә, болытлар каядыр юкка чыктылар. Тирән итеп һава сулыйм. Көз һавасы-нинди дымлы да, салкын да син! Көз- бик матур ел фасылы. Ләкин аның матурлыгын күрә белергә генә кирәк.

Найди на русском языке, а потом в онлайн переводчике переведи на татарский язык

Читайте также:  Обработка грунта фитоспорином осенью

Источник

Туган ягымда көз

Салмак кына атлап, җиләкле, чәчәкле җәйгә алмашка туган ягыбызга алтын көз якынлаша. Аның беренче билгеләре булып агачларда сары яфраклар күренгәли башлады, үләннәр дә җете яшеллекләрен югалта баралар. Сезнең игътибарыгызга районыбызның Түбән Уратма мәктәбе укучыларының көз турындагы иҗат эшләрен тәкъдим итәбез. Туган ягымда көз. Менә алтын көз килеп җитте. Яфраклар саргая.

Салмак кына атлап, җиләкле, чәчәкле җәйгә алмашка туган ягыбызга алтын көз якынлаша. Аның беренче билгеләре булып агачларда сары яфраклар күренгәли башлады, үләннәр дә җете яшеллекләрен югалта баралар. Сезнең игътибарыгызга районыбызның Түбән Уратма мәктәбе укучыларының көз турындагы иҗат эшләрен тәкъдим итәбез.

Туган ягымда көз.

Менә алтын көз килеп җитте. Яфраклар саргая башлады. Көне-төне бертуктаусыз яңгыр ява. Урамдагы агачлар төрле төсләр белән бизәлә: кызыл, сары, яшел, кызгылт сары төсләргә буяла. Бу яфраклар аз гына җил исеп китсә — коелып бетәләр һәм бөтен җир төрле төстәге яфраклар белән түшәлә. Аяк атлаган саен шыгыр-шыгыр коры яфраклар тавышы ишетелә. Шул яфракларга күмеләсе, уйныйсы килә. Урманга барсаң — көзнең матурлыгын шунда күрәсең инде. Миңа миләш агачы бик ошый. Аның яфраклары да, җимешләре дә кып-кызыл булып янып тора.

Көз — табигатьтә иң матур чорларның берсе. Шунысы күңелсез: яз көне очып килгән кошлар, көз көне яңадан җылы якларга очалар. Тезелешеп кошлар очуын күргәч, моңсу булып китә. Без аларны кул болгап озатып калабыз.

Алия Мөбарәкшина,

Сау булыгыз, кошкайлар!

Менә урманга алтын көз керде. Урмандагы агачлар саргайды, кызарды. Чыршы агачы гына үз төсен югалтмады, ямь — яшел калды. Яфракларның — туган агачларын, кошларның — туган якларын калдырып китәр чор килде.

Кара каргалар, кызыл түшләр, сандугачлар, карлыгачлар, туган якларын ташлап, җылы якка киттеләр. Җәнлекләр дә тырышып-тырышып кышка әзерләнделәр. Аю да йоклау ягын чамалый, күбәләк-күбәләк карлар оча башлап, өстенә калын юрган ябылганын көтә.

Дилназ Ибатуллин.

Туган ягыма алтын көз килде. Тышта кискен җилләр исә, салкын яңгырлар явып ала. Агачлардан сары, көрән яфраклар коела. Кошлар җылы якларга очып китәргә әзерләнәләр. Аю да, керпе дә, тиен дә кышка әзерләнә. Куян ак тунын кия. Куак астында керпе үзенә яфрак түши, кышка гөмбәләр киптерә.

Мин көзге урманны бик яратам, чөнки агачлар, куаклар сихри матур төскә керәләр.

Гүзәл Нуриева.

Көзге урман.

Җылы җәй узып киткәч, табигатькә алтын көз килә. Алтын көз агачларның, куакларның яфракларын сары, кызыл, көрән төсләргә мана. Урмандагы җәнлекләрнең эшләре арта, алар кышка әзерләнә башлыйлар. Һәрберсе өннәрен җылыта, азык әзерли. Керпе гөмбә киптерә, тиен чикләвек җыя, куян ак тунын кия. Күчмә кошлар җылы якларга китәргә әзерләнәлр.

Мин көзге урманның сихри төсләрен бик яратам. Ел саен көзге урманга барырга тырышам.

Алия Әхмәтшина.

Көз җитте

Җәй безне җиләкләре, матур чәчәкләре белән сөендерсә, көз мул уңышы белән шатландыра. Агачлар сары, кызыл, коңгырт яфракларга төренә. Кояш бер көлә, бер елый. Туган яклары белән саубуллашып, җылы якларга китеп баралар. Иртән кояш чыкса, кичкә инде яңгыр яуарга да мөмкин. Мәктәпләрдә укулар башлана.

Диләрә Гәрәева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник

сочинение про осень на татарском языке

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда? ! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр. Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар. Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: «Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз». Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.Ак көзТабигатьтә үзгәрешләр берөзлексез булып тора. Менә беренче кар да яуды. Ул бик матур иде. Кар агачларга ак тун кидерде. Кар әле иртәрәк яуган. Агачларда нинди генә төс юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр. Җир өсте ап-ак. Әллә инде кыш та җиттеме? Юк, бу − ак көз. Карлы көз. Бу кардан әле чаңгыда да шуып булмый. Әмма кар йомарлап атышып уйнап була. Бик теләсәң, кар бабай да ясап була. Чын кышка ераграк әле. Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач 40 көннән соң гына килә, диләр. Килсен генә, көтәрбез. Ноябрьдә урманда да бик матур. Агачлар кышкы йокыга әзерләнә. Аларның ботакларына кар шәлләре ябылган. Урман җәнлекләре дә кышка үзләренчә җайлашалар, туннарын алмаштыралар, азык эзли башлыйлар. Урман эчендәге сазлыкларга, чишмәләргә сукмаклар сузыла, кайбер җәнлекләр анда су эчәргә төшәләр. Ул сукмаклар төрле яктан килеп бер ноктада кисешәләр. Андагы симметрия гаҗәпләндерә мине. Табигать могҗизалар тудырырга сәләтле. Яратам мин елның шушы фасылын. Беренче карЙокыга китәр-китмәс кенә ятканда, әниемнең ягымлы тавышы ишетелде. Ул: «Балам, беренче кар ява, торып карыйсынмы? » − диде. Мин сикереп тордым да тәрәзәгә капландым. Чынлап та, беренче кар ява иде. Әле генә сап-сары яфраклар белән түшәлгән җир өстенә энҗе чәчәгедәй ап-ак кар бөртекләре куна. Көз белән кыш очрашканнар. Кем кемне җиңәр? Кар бөртекләре ниндидер акыл ирешмәслек көй астында бииләр, ул көйне алар үзләре генә ишетә сыман. Мин дә шулай җир өстендә тирбәлеп очып йөрер идем. Бу зур кар бөртекләреннән башка нәрсә күрмәм микән дип, мин борыным белән пыялага терәлдем. Берни күренми. Караңгылык. Мин тәрәзә янында уйланып басып тордым: анда − төпсез караңгылык эчендә берәм-сәрәм әле сүнмәгән тәрәзәләр шәйләнә. Ул тәрәзә артында яшәүче кешеләрне күз алдына китердем. Бу кышкы кичтә алар нишли икән? Нәрсәләр эшлиләр, нәрсәләр турында уйлыйлар икән? Шул вакытта әнием ут яндырды һәм мин тәрәзә яныннан киттем. Минем гаиләм үз янымда, шуңа күрә башка кешеләр турыңда миңа нигә уйланырга? Хәзер минем бөтен дөньям — минем әтием, әнием, сеңлем һәм аягыма сырпаланып торган песием. Яңа яуган ак кар бөтен кешегә дә, минем гаиләмә дә, ул йортлардагы һәр гаиләгә дә ак бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен иде!

Источник

Короткое сочинение на тему «Осень» на татарском языке

Быел көз бик иртә киде. Август урталарында ук өй каршындагы каен берән-сәрән сары яфракларын баскыч төбенә, шегалдына, машина өстенә төшерә башлады. Хәзер инде сары яфраклардан ишегалдына келәм түшәлгән. Табигать көннән-көн көзгә ныграк керә. Бакчалар да әкренләп бушый. Кешеләр бәрәңге, кишер, чөгендер уңышы җыялар. Чөнки көзнең иң матур чагы – әбиләр чуагы башланды. Көндез кояш җылыта, яңгыр яумый, күк йөзе зәп-зәңгәр. Күктә кошлар төркем-төркем булып очалар. Кыргый казлар, үрдәкләр язга кадәр туган яклары белән хушлашалар. Җәй тәмамлануы моңсу булса да, көзнең үзенчәлекле матурлыгы күңелдә шатлык тудыра.

ТЕМА № 2. МИФЛАР ҺӘМ ЫРЫМНАР Борынгы халыкларның көндәлек тормышында гаять зур роль уйнаган Мифларга бигеләмә бирү – бүгенге гуманитар фәннәрнең иң катлаулы бурычларыннан берсе. Хәзерге вакытта мифның 500 дән артык билгеләмәсе бар. Миф ул – җәмгыятьнең, кабиләнең, аерым кешенең – дөньяны күзаллау рәвеше. Миф грекча сүз, хикәят дигән мәгънәне белдерә. 34 Мифларга бирелгән бернче билгеләмәләрдә үк аның әдәби әсәр булуына басым ясала. Миф төшенчәсе хәрәкәт, йола, гореф-гадәт, ышану, җыр-бию, драматик күренешләрнең барысын да үз эченә алса да, күпчелек мифларга хас конкрет эчтәлек нигездә прозаик хикәяләү аша гәүдәләнә. Мифлар кешелекнең бала чагында, борынгы ыруглык чорында барлыкка килгәннәр. Бу чорда кеше үзен табигатьтән аерып карый белмәгән. Шуңа күрә үзенә хас сыйфатларны табигатькә, андагы җанлы һәм җансыз нәрсәләргә күчереп караган. Кеше һәм табигать – мифларның төп хикәяләү предметы. Кагыйдә буларак, табигать мифларда һәрчак җанландырып сурәтләнә. Борынгы бабаларыбыз бөтен дөньяны “кешеләштергән”: җир, кояш, үсемлек һәм хайваннарны җанлы итеп кенә түгел, ә кеше шикелле үк яшәүче, фикерли һәм хисләнә белүче тереклек ияләре итеп, үзенә кардәш затлар итеп күз алдына китергән һәм мифларны да шундый фикерләүгә нигезләнеп иҗат тикән. Җыеп кына әйткәндә, мифологик күзаллаулар нигезендә анимизм (һәр табигать күренешенең иясе, алласы бар дип уйлау), тотемизм (хайваннарны һәм кошларны аллалаштыру), антропоморфизм (хайваннарга, үсемлекләргә, җансыз табигать күренешләренә һәм объектларына кеше сыйфатларын күчерү), магизм (аерым сүз яки гыйбарәләрнең, эш-хәрәкәт яки йолаларның көченә, аларр ярдәмендә табигать көчләренә, тирәлеккә йогынты ясап була дип ышану), фетишизм (амулет, бөти, тылсым мәгънәсендә; төрле әйберләрне, предметларны, аерым объектларны изгеләштерү) тәгълиматлары ята. Ыруглык җәмгыятенең карашлар системасын тәшкил итүче мифологиядә галәмне һәм тирәлекне танып белергә омтылу, кешенең һәм төрле нәрсәләрнең ничек килеп чыгуын яки асылын аңларга тырышу мөһим бер функция булган. Борынгы бабаларыбыз мифлар аша чынбарлыкны аңлатып кына калмаганнар, ә алар ярдәмендә тирәлекә, табигатькә тәэсир итәргә тырышканнар. Мифларны календарь йола бәйрәмнәре, хуҗалык эшләре вакытында башкару һәм аларның күбесендә хаостан космос төзелү, беренче башлап ут табу яки төрле әйберләр иҗат итү, табигать көчләре (төрле ияләр) белән туганлашу яки көрәшү, ыруглык тәртипләрен һәм социаль нормаларны яклау турында сүз баруы әнә шул хакта сөйли. К.Маркс күрсәтүенчә, һәртөрле мифология табигать көчләрен хыялда һәм хыял ярдәмендә җиңә, буйсындыра һәм формалаштыра. Шул ук вакытта, аерым мифларда, фантастик сюжетка һәм образларга төренеп, борынгы кешенең табигатьне беренче җиңүләре дә гәүдәләнә. Мифология сүзе фәндә ике мәгънәдә йөри. Беренчедән ул, борынгыларның дөнья, тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары һәм хыялда туган фантастик образлар, персонажлар турында билгеле бер халыкта таралган мифларның җыелмасы. Икенчедән, төрле халыкларның мифларын өйрәнә торган фәнне мифология дип атыйлар. Ф.Урмачеев: 35 «Татарларда мифология фән буларак формалашкан дип әйтү дөрес булмас иде. Димәк, сүзне, нигездә, татар мифларының, яисә безнең халыкка хас мифологик күзаллауларның җыелмасы хакында гына алып барыррга тиеш булабыз» дип саный. Һәм татар мифларын өйрәнүнең төп чыганаклары буларак түбәндәгеләрне күрсәтә: 1. Мифологик әсәрләр, нигездә хикәятләр. 2. Халык иҗатының кайбер жанрлары: мәкальләр, табышмаклар, дастаннар, әкиятләр. 3. Туган тел берәмлекләре. 4. Археологик материаллар. 5. Башка халыкларның, аеруча төрки-монгол халыкларының мифологиясенә караган мәгълүматлар. 6. Сәяхәтче галимнәрнең тарихи һәм тарихи-этнографик хезмәтләренә теркәлеп калган материаллар. Мифларны классификацияләүдә фикерләр күп төрле. Ф.Урманчеев татар халкында сакланып калган мифларны берничә төркемгә бүлеп карарга тәкъдим итә: 1. Хайваннар белән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен сурәтләгән мифлар. 2. Галәм, җиһан төзелеше, Ай, Кояш, Йолдызлар белән бәйле мифологик күзаллаулар. 3. Алла, алиһәләр һәм мифологик персонажлар белән бәйле хикәятләр. 4. Түбән мифология персонажлары. [Урманче, 2003: 31]. Фольклор һәм әдәбият галиме Марсель Бакиров төрки болгар-татар мифологиясен түбәндәгечә төркемләргә тәкъдим итә: «Галәмнең, табигатьтә һәм социаль тормыштагы төрле җансыз һәм җансыз объект-күренешләрнең ничек барлыкка килүен аңлатучы мифлар, киң планда алганда, этиологик (грекча aitia– сәбәп) мифлар булып исәпләнәләр. Борынгы мифларның зур күпчелеге шушы төркемгә керә һәм алар, үз чиратында, тагын да ваграк төркемнәргә бүленә. Космогоник мифлар галәмнең һәм аның аерым өлешләренең яратылуын һәм төзелешен аңлаталар. Ай белән кояш һәм йолдызлар турындагы, ягъни, фәнни термин белән әйтсәк, соляр (латинча solarium – кояш) һәм астраль (латинча astralis– йолдызлы) мифлар. Боларда сүз әлеге күк җисемнәренең яратылуы яки аларның аерым сыйфатлары турында бара. Антропогоник һәм этногоник (грекча gone / gonos– яралу) мифлар кешенең һәм аерым ыруг-кабилә яки халыкларның барлыкка килүен аңлатуга корылганнар. Хайваннар, кош-кортлар, үсемлекләр дөньясына бәйләнешле этиологик мифлар флора һәм фауна дөньясына мөнәсәбәтле мифологик- фантастик хикәяләрдән тора(кеше җанының күбәләккә әйләнүе, абага 36 чәчәгенең җиде төн уртасында чәчәк атуы һәм аны ашасаң күренмәс кешегә әверелү мөмкинлеге һ.б.). Культура геройларына бәйләнешле мифлар (грекча cultura– эшкәртү, кайбер борынгы телләрдә – кул/ рука, димәк, кул белән эшкәртү) әлеге геройлар һәм шулар белән керешүче демиург (грекча demiurges төзүче-ясаучы, халык өчен иҗат итүче) дигән персонаж тарафыннан беренче башлап булдырылган һәм беренче итеп ясалган яки барлыкка китерелгән объект-күренешләр турында сөйләнелә. Һәм әлеге рәткә, өлешчә генә булса да, героик архаик эпос-дастан геройларының, хәтта идеаллаштырылган аерым тарихи шәхесләрнең мифик аң белән өретелгән эшчәнлеге дә килеп ялгана. Календарь мифларда ел фасылларына, табигать һәм борынгыларның хуҗалык циклларына бәйле рәвештә формалашкан магик- мифологик күзаллаулар бәян ителә. Аларның күбесе махсус йолаларны оештыруга хезмәт итә һәм шулар белән үрелеп гәүдәләнә. Бабаларыбызның мифологик карашларына нигезләнгән һәм төрле йолалар белән үрелгән 12 еллык хайван календаре; яз килүне тизләтү өчен карга боткасы пешерү һ.б. Дини мифлар ортодаксаль диннәр йогынтысында туган ышанулардан һәм әлеге диннәрдәдә, борынгыдан килүче мифологиядә дә урын алган шәхесләр турындагы хикәятләрдән гыйбарәт. [Бакиров, 2008:

Источник

Оцените статью